Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2024, 12:14

Казан һәм Циндао тугандаш шәһәрләргә әйләнделәр

Ике як та БРИКС+ илләре шәһәрләре Халыкара форумында килешүгә кул куйды

Бүген Ратушада Казан һәм Циндао кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру ниятләре турындагы меморандумга кул куйдылар. ТР башкаласын Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, ә Кытай шәһәрен мэр урынбасары Сун Минцзе тәкъдим итте.

«Бүген Ратуша тарихи бина диварларында, чыннан да, тарихи вакыйгалар булачак. Болар: БРИКС+ илләре шәһәрләре Ассоциациясенең оештыру җыелышы һәм килешүләр төзү. Аларны шәһәр һәм муниципалитетлар гына түгел, җирле хакимият ассоциацияләре дә имзалыйлар», – дип сәламләде кунакларны Евгения Лодвигова

Ул мондый килешүләрнең шәһәрне үстерүдә яңа перспективалар ачуын һәм, хезмәттәшлек өчен ныклы нигез төзеп, мөнәсәбәтләрне башка дәрәҗәгә чыгаруын билгеләп үтте.

«Бүген монда имзаланачак килешүләр – безнең олы юлның, уңышлы һәм үзара файдалы партнерлыкның башлангычы. Уңышлы, эффектив булсын һәм шәһәрләребезнең үсешенә ярдәм итсен иде. Бу, әлбәттә, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртачак», – дип өстәде Евгения Лодвигова.

Хезмәттәшлек турындагы килешүгә шулай ук Бөтенроссия җирле идарәне үстерү ассоциациясе һәм Көньяк Африка җирле үзидарә ассоциациясе, Алабуга муниципаль районы һәм Казахстанның Кызылорда өлкәсе хакимияте, Триссур һәм Ессентуки шәһәрләре кул куйды.

Алда Рәсәй президенты Владимир Путин БРИКС+ илләре шәһәрләре Халыкара форумы катнашучыларын сәламләгән иде. Ул БРИКС берләшмәсенең фәлсәфәсе һәм практик сәясәте якын булган җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, дәүләтләрнең зур һәм кечкенә шәһәрләре мэрларына күп кенә һөнәри мәсьәләләр буенча фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм яңа элемтәләр урнаштырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, бүгенгә берләшмәнең беренче оештыру җыелышы планлаштырылган. Анда җирле хакимият ассоциацияләренең җитәкчеләре дә көтелә. Алар үз илләренең шәһәрләрен тәкъдим итәчәк, төзеләчәк оешманың структурасы һәм уртак проектлар турында фикер алышачаклар.

Ассоциацияне оештыру җыелышыннан тыш, форумда катнашучыларны бай эчтәлекле программа көтә. Башкалар пунктында фикер алышу сессиясе игълан ителгән. Аның модераторы буларак, Russia Today һәм халыкара мәгълүмат агентлыгы «Россия сегодня» баш мөхәррире Маргарита Симоньян чыгыш ясаячак.Шулай ук шәһәрләр һәм җирле хакимият ассоциацияләре арасында хезмәттәшлек һәм туганлык турындагы килешүгә кул кую, ике яклы эшлекле күрешүләр, «Города будущего: новые измерения» сессиясе, балалар рәсемнәреннән күргәзмә һәм башка күп нәрсәләр планлаштырыла.
Билгеләп
үтик, кунаклар
өчен мәдәни программа да әзерләделәр. Бу программа аларны Казанда яшәүче
халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырачак. Зур вакыйга булып, 23 нче
июньдә узачак сабантуй тора, анда форумда
катнашучыларны чакырдылар. Моннан тыш, БРИКС+ илләре шәһәрләре
һәм муниципалитетлары Ассоциациясенең беренче оештыру җыелышы спорт уеннары
уздыру көннәрендә берләшү химаясендә узачак.

Фоторепортаж
БРИКС+ илләренең Халыкара шәһәрләр форумы кысаларында килешүләрне имзалау
Барлык яңалыклар