Самолетлар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Казан белән Тобольскины яңа авиарейс бәйләячәк. Очышлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Беренче рейс 13 нче майга планлаштырылган.
Дүшәмбе көннәрендә Казаннан самолетлар 3:40 сәгатьтә очып китәчәк һәм Тобольскига 7:55 сәгатьтә төшәчәк, кире очып китү 8:40 сәгатьтә планлаштырылган, Казанга килү вакыты – 8:50. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Җомга көнне Казаннан очып китү – 9:45 сәгатькә, Тобольскига килү 5:30 га билгеләнгән; кире 10:45 сәгатьтә очып китәчәк, ТР башкаласына 11:00 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Юлдагы вакыт ике сәгатьтән артык тәшкил итәчәк. Очышлар Bombardier CRJ-200 самолетында башкарылачак, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.