Самолет атнага ике тапкыр очачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). 1 ноябрьдән Казан һәм Тбилисины туры авиарейс бәйләячәк. Очышлар 189 урынлы Boeing 737-800 очкычларында атнага ике тапкыр башкарылачак. Рейс 3 сәгать дәвам итәчәк.
Яңа авиарейска билетларны “Победа” авиакомпаниясе бүген ачты. Кышкы җәдвәл азагына кадәр пассажирларга 400 билет тәкъдим ителә. Очкыч түбәндәге җәдвәл буенча очар, дип планлаштырыла: Казаннан 04.00 сәгатьтә оча, Грузия башкаласына 07.50 сәгатьтә төшә, Тбилисидан 00.35 сәгатьтә чыга, Казанга 02.20 сәгатьтә төшә. “Казан” аэропортының матбугат хезмәте искәтреп үткәнчә, Тбилисида вакыт 1 сәгатькә алда бара һәм җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин.