Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2023, 14:06

Казан һәм Ташкентны яңадан тимер юл рейслары бәйли ала

Поездларның йөрүе коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган иде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь). 2024 елда Казан һәм Ташкент арасында поездлар йөрүен яңарту планлаштырыла, ул 2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле туктатылган иде. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Рейсларны яңарту турындагы тәкъдим Россия тимер юлларының үзәк дирекциясенә юнәлдерелде. Хәзер барлык якларның да ризалыгы көтелә, диде Фәрит Хәнифов.

«Без Ташкент – Казан маршрутын торгызу өчен Россия тимер юллары үзәк дирекциясенә үз тәкъдимебезне җибәрдек. <…> Тимер юл уза торган барлык илләрнең, дәүләтләрнең – Үзбәкстан, Казахстан, Россиянең ризалыгы кирәк. Россия килештерде, бүген документны Казахстан карый, Үзбәкстан, мин аңлаганча, шулай ук оператив рәвештә килештерә», – дип китерә аның сүзләрен ТАСС.

Шулай ук Татарстан белән Үзбәкстан арасында авиарейсларның интенсивлыгы карала. «Авиация буенча безнең бүген атнага ике тапкыр Казан – Ташкент рейсы бар. <…> Рейслар көн саен башкарылсын өчен сөйләшү алып барабыз. Казаннан шулай ук самолетлар Сәмәрканд һәм Фирганәгә оча», - дип өстәде Фәрит Хәнифов.

Министр сүзләренчә, Үзбәкстан автобуслар йөрү белән дә кызыксына.

Барлык яңалыклар