В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашу Абхазия илчелегендә Мәскәүдә узды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче декабрь). Бүген Абхазия Республикасының Мәскәүдәге илчелегендә туризм өлкәсен үстерү буенча беренче килешү имзаланды.
Очрашуда Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова ТР башкаласының туристлык потенциалын тәкъдим итте. Ул культуралар кисешкән шәһәрнең үзенчәлекләре турында сөйләде һәм шәһәрнең туризм тармагын үстерү векторын билгеләде. Абхазия вәкилләре шәһәрнең мөмкинлекләре белән кызыксындылар һәм шәһәрнең тармак үсешенә туры килгән югары профессиональлеген билгеләделәр. «Казанда сезонлы туризм юк, без кунакларны кабул итүгә һәрвакыт шат, һәм туристларның исендә калырлык булсын өчен барлык шартларны да тудырабыз», - дип билгеләп үтте комитет директоры. Ике як та тиздән шәһәрләрне туры авиарейс тоташтырыр дигән өмет белдерде.
Чарада Казан шәһәр Думасы Аппаратының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгының беренче урынбасары Арсений Карякин, РФдә Абхазия эшләре буенча вакытлыча вәкил Мәдинә Авидзба, Сухум администрациясенең «Арго-Инвест» МУП генераль директоры Леван Адлейба һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин катнашты, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.
Документ Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты һәм «Арго-Инвест» МУП Сухум администрациясенең үзара хезмәттәшлеген күздә тота.