Екатеринбургтан беренче транзит поезды Татарстан башкаласына 29-нчы апрельдә киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Казан һәм Симферопольне туры тимер юл элемтәсе тоташтырачак. 29-нчы апрельдә Восстание Пассажирлар станциясендә Екатеринбург-Симферополь юнәлешендәге беренче транзит поезды тукталыш ясаячак.
Поезд чәршәмбе көннәрендә Саранск, Пенза һәм Ростов-на-Дону аша хәрәкәт итәчәк. Поезд составында - купе һәм плацкарт вагоннар. Юл вакыты 48 сәгать тәшкил итәчәк: Казаннан поезд 16.05 сәгатьтә кузгалачак һәм 2 көннән соң 16.10 сәгатьтә Симферопольгә киләчәк. Кырымда – Мәскәү вакыты.
Яңа юнәлешләргә билетлар сату башланды инде. Килеп туган сораулар буенча консультация алу өчен тәүлек буе түләүсез кайнар линия +7(800)775-54-53 оештырылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.