В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Самолетлар шәһәрләр арасында атнага 3 тапкыр йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Казан һәм Симферопольны яңа авиарейс тоташтырачак. Самолетлар шәһәрләр арасында атнага 3 тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә хәрәкәт итәчәк.
Очу вакыты якынча 3 сәгатьне тәшкил итәчәк. Казан аэропортының җәйге эш режимына күчүе белән гамәлгә кертелә торган сезонлы рейслар 19-нчы сентябрьгә кадәр башкарылачак.
Рейслар турында белешмәләр һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга мөмкин.