В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм Александр Ведяхин катнашты.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Бүген Көнчыгыш икътисади форумында Казан һәм «Сбербанк» Татарстан башкаласында елга порты территориясен реновацияләү турында килешү төзеделәр. Якынча исәпләүләр буенча, әлеге территория үсешенә кертелгән инвестицияләрнең гомуми суммасы 500 млрд сум тәшкил итәчәк. Документка Казан Мэры Илсур Метшин һәм «Сбербанк» идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин кул куйды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Килешү «Сбербанк»ның елга порты районында туктап калган промзонаны комплекслы реновацияләү буенча проектларны финанслау буенча килешүләр төзүдә катнашуын күздә тота. Трансформация 287 гектар мәйданга тәэсир итәчәк, хәзерге вакытта искергән һәм эшләми торган производстволар, складлар, ташландык ярдәмче биналар һәм гараж кооперативлары белән тулган.
«Казанның порт зонасын үстерү – шәһәребезнең төп үсеш нокталарының берсе. Республика халкы һәм аның башкаласы өчен торак шартларын яхшыртудан тыш, өстәмә эш урыннары булдырылачак, эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән белгечләр җәлеп ителәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Илсур Метшин Порт урамын реновацияләү территорияне комплекслы үстерү кысаларында үткәреләчәген ассызыклады. «Бүген без хыялны тормышка ашыруга чираттагы адым ясадык – Казан өчен Иделгә чыгу юлын ачу һәм әлеге уникаль территориядә дөнья дәрәҗәсендәге архитектура белән күп функцияле төзелеш булдыру. Без бу матур урынны реновацияләү барышында иң яхшы урбанистик практикалар кулланылыр һәм бөтен Россиядән яшәүчеләр, туристлар, инвесторлар өчен магнит булачак мохит булдырылыр дип планлаштырабыз. Әлеге территорияне үстерү өчен «Сбербанк»ның партнер булуына шатбыз, – дип билгеләде Илсур Метшин.
«Бүген без Казанның шәһәр инфраструктурасының технологик өлеше үсешен тизләтергә ярдәм итәчәк мөһим килешүгә кул куйдык. Исәпләүләребез буенча, шәһәрне комплекслы үстерүгә инвестицияләр күләме ярты триллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин, һәм «Сбербанк» әлеге амбициоз бурычны гамәлгә ашыру өчен төп финанс партнеры булырга әзер. Бу безнең өчен төбәктәге беренче уртак проект кына түгел, алдагы Казанны цифрлаштыру тәҗрибәсе бик уңай булды. Әлеге юлны ышанычлы партнерларыбыз белән дәвам итүебезгә шатбыз», – дип ассызыклады Александр Ведяхин.
Шулай ук бүген Көнчыгыш икътисади форумында Порт урамын реновацияләү кысаларында 6 га мәйданлы беренче торак микрорайон төзү турында килешү имзаланды. Әлеге территорияне төзүче булып «СМУ-88» төзелеш компаниясе торачак. Тиешле документка «Сбербанк»ның өлкән вице-президенты Владимир Ситнов һәм «СМУ-88» директоры Наил Галиев кул куйды.
Исегезгә төшерәбез, Порт урамындагы территорияне комплекслы реновацияләү идеясе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Берничә ел дәвамында архитекторлар, инвесторлар, белгечләр һәм җир участоклары милекчеләре белән очрашулар үткәрелде. Бу зонаның үсеш концепциясе 2020 елның августында тәкъдим ителде. Шул ук елны Казанның яңа Генераль планында Порт урамы районы комплекслы территориаль үсеш зонасы итеп билгеләнде. 2022 елның августында территориянең мастер-планын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килештерде.
287 га мәйданда 1,5 млн кв метр торак һәм 1,3 млн кв метр административ һәм коммерция биналары барлыкка килер дип планлаштырыла. Яшелләндерү һәм төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре мәйданы проектлаштырыла торган территориянең 25% мәйданын биләячәк һәм 72 га тәшкил итәчәк, шул исәптән 12 км озынлыктагы төзекләндерелгән яр буе төзеләчәк.
Порт урамындагы масштаблы төзелеш проекты 10 ел эчендә тулысынча тормышка ашырылыр дип көтелә.
Моңа кадәр Казан һәм «Сбербанк» икътисадны цифрлаштыру һәм шәһәрне бергәләп комплекслы үстерү өлкәсендә ниятләр турында килешүләр төзегәннәр иде. Соңгысы «Сбербанк»ның шәһәр территориясендә яңа мәйданчыкларны үзләштерүне финанслау буенча килешүләр төзүдә, шул исәптән елга порты территориясен комплекслы реновацияләүдә катнашуын күздә тота.