В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автобуслар Татарстан башкаласыннан дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә кузгалып китә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Июнь аенда Казан-2 автовокзалыннан Казан – Саратов даими автобус маршруты эшли башлады. Автобуслар Татарстан башкаласыннан дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 19.00 сәгатьтә китә.
Юл вакыты 11 сәгать тәшкил итә. Маршрут Ульяновск, Сызрань, Хвалынск, Балаково, Вольск шәһәрләре аша уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.