В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төньяк башкалага очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә башкарыла.
Фото: Марат Мөгыйнов
Казаннан самолет 21:40 сәгатьтә оча, Санкт-Петербург аэропортына 23:55 сәгатьтә килеп җитәчәк. Очышка ике сәгатьтән аз гына артык вакыт китәчәк. Җәдвәл буенча үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте. Пассажирларга 189 урынлык Boeing 737 лайнерында хезмәт күрсәтеләчәк.
Киләчәктә Nordwind Airlines авиакомпаниясе очышлар санын арттырырга планлаштыра.