Самолетлар атнага бер тапкыр җомга көннәрендә очачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). 2020 елның 3-нче гыйнварыннан Казан белән Салехардны яңа авиарейс тоташтырачак. Самолетлар атнага бер тапкыр җомга көннәрендә очачак.
Казаннан самолет 3.50 сәгатьтә кузгала, Салехард аэропортына 10.00 сәгатьтә төшәчәк. Салехардтан самолет дүшәмбе көнне 16.40 сәгатьтә очачак, Казан аэропортына 19.00 сәгатьтә төшәчәк.
Маршрутта Канаданың Bombardier CRJ-200 авиалайнерлары эшли, пассажирлар салонының максималь сыйдырышлыгы – 50 кеше, дип хәбәр итә «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.