Очышлар чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). 26 нчы июльдән Казан аэропорты расписаниесендә ТР башкаласы белән Мурманск арасында туры даими рейслар барлыкка киләчәк. Очышлар Nordwind авиакомпаниясе тарафыннан атнага ике тапкыр башкарылачак.
Казаннан Мурманскига чәршәмбе көннәрендә 23:30 да очарга мөмкин булачак, килеп җитү 2:25 тә көтелә. Кире юнәлештә самолетлар пәнҗешәмбе көнне 8:55 тә оча һәм ТР башкаласының һава аланына 11:55 тә төшә.
Юлда пассажирлар өч сәгатькә якын вакыт үткәрәчәк. Очышларга 189 пассажир урынлы Boeing 737-800 лайнерлары җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.