Очышлар атнага 4 тапкыр булачак
Казан – Мәскәү – Казан маршрутында яңа авиарейслар планлаштырыла. Алар 5 нче июльдән 25 нче октябрьгә кадәр гамәлгә ашырылачак.
Очып күчүләр Рәсәйнең 108 пассажир сыешлы заманча SSJ-100 лайнерларында булачак. Рейсларны Red Wings авиакомпаниясе җибәрә.
«Очышлар атнага 4 тапкыр: дүшәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә булачак. Юлдагы вакыт якынча сәгать ярымны тәшкил итәчәк», – дип хәбәр итә ташучы авиакомпаниянең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 7 нче июльдән Татарстан һәм Грузияне туры авиарейслар тоташтырачак. Очышлар Казаннан Батумига якшәмбе саен башкарылачак.