В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш ноябрь бәйрәмнәре алдыннан юлда йөрүчеләрнең саны арту белән бәйле
Ноябрь бәйрәмнәре алдыннан Казаннан Мәскәүгә өстәмә поездлар билгеләнә.
205 нче номерлы поезд башкаладан 30 октябрьдә 20:09 сәгатьтә юлга кузгала, Мәскәүгә алдагы көнне 11.27 сәгатьтә килеп җитә. Кире юнәлештә 274 нче номерлы поезд Россия башкаласыннан 31 октябрь көнне 16.15 сәгатьтә юлга кузгала һәм Казанга киләсе тәүлектә, ягъни 1 ноябрь көнне 05.05 сәгатьтә кайтып җитә.
205/206 нчы номерлы поезд Татарстан башкаласыннан 4 ноябрь көнне 22:35 сәгатьтә юлга кузгала, Мәскәүгә 5 ноябрь көнне 11:42 сәгатьтә килеп җитә. Состав кире юнәлештә Россия башкаласыннан 5 ноябрь көнне 23.20 сәгатьтә юлга кузгала һәм Казанга киләсе тәүлектә, ягъни 6 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә кайтып җитә.
Юлда поезд Яшел Үзән, Канаш, Арзамас-2, Муром станцияләрендә тукталачак.
Моннан тыш, шәһәрләр арасында 1/2 нче номерлы «Премиум» һәм 23/24 нче номерлы «Ике катлы состав» фирма поездлары, пассажирларга ел дәвамында хезмәт күрсәтә торган 147/148 нче һәм 149/150 нче номерлы поездлар йөрүләрен дәвам итәчәк. Аерым даталар буенча 271/272 нче номерлы ике катлы поезд юлда булачак.
Әлеге юнәлештә гыйнвардан августка кадәр ерак араларга йөрүче поезд хезмәткәрләре тарафыннан 521 меңгә якын пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,6% ка арткан.
Юл йөрү документларын «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы аша, «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, шулай ук тимер юл вокзалларындагы кассаларда рәсмиләштерергә була.
Юл йөрү документларын рәсмиләштерү кагыйдәләре һәм поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең рәсми сайтындагы «Пассажирларга» бүлегендә, шулай ук +7(800)775-00-00 телефон номерына шалтыратып (әлеге номерга Россиянең барлык төбәкләре дә бушлай шалтырата ала), «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең Клиентларга ярдәм күрсәтү үзәгендә белергә була.