В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл вакыты 13 сәгать тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). 10-нчы июльдән Казан һәм Мәскәүне яңа төбәкара маршрут бәйләячәк. Югары уңайлылык автобуслары көн саен ТР башкаласыннан «Восточный» автовокзалыннан 17.00 сәгатьтә китәчәк. Юл вакыты 13 сәгать тәшкил итәчәк.
Маршрут Түбән Новгород аша уза. Сәфәр дәвамында пассажирларга бушлай Wi-Fi хезмәте күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Автобус билетларына +7(843)233-41-17 һәм +7(962)559-30-37 телефоннары буенча бронь ясап була. Аларны турыдан-туры автовокзал кассасында сатып алырга мөмкин.