Рейс 27-нче октябрьдән 22-нче мартка кадәр гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). 27-нче октябрьдән башлап Казаннан Кытайның Харбин шәһәренә Екатеринбург аша уза торган яңа авиарейс ачылачак.
Татарстан башкаласыннан Кытай шәһәренә очкыч 27-нче октябрьдән 22-нче мартка кадәр якшәмбе көннәрендә очачак. Авиабилетларны uralairlines.com сайтында, шулай ук теләсә кайсы кассада яки call-үзәккә 8-800-7700-262 номеры буенча шалтыратып сатып алырга мөмкин була, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.