В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага ике тапкыр ясала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Казан белән Калининградны яңа авиарейс тоташтырды. Очышлар атнага ике тапкыр ясала.
Казаннан самолет пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 12.00 сәгатьтә очып китәчәк, Калининградка 13.55 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Калининградтан рейслар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 00.15 сәгатьтә китә, Казанга 3.45 сәгатьтә килеп җитә.
Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Калининградтагы вакыт Мәскәүнекеннән 1 сәгатькә «калыша».
Әлеге җәдвәл буенча очышлар программасы 23-нче октябрьгә кадәр планлаштырыла.