В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче очыш 4 нче октябрьдә башкарылачак.
Фото: Казан аэропорты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июль). Яңа авиарейс Казанны Грозный белән тоташтырачак. Беренче очыш 4 нче октябрьдә башкарылачак.
Самолетлар сишәмбе көннәрендә очачак. Казаннан очыш 9:50 гә, Грозныйга килү 12:40 ка планлаштырылган. Грозный аэропортыннан кире рейс – 13:40 сәгатьтә, Татарстан башкаласына очып килү – 16:20 сәгатьтә. 1 нче ноябрьдән шимбә көннәренә тагын бер очыш өстәләчәк, ә гамәлдәге рейсның җәдвәле үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.
Рейслар 189 пассажир сыйдырышлы Boeing 737-800 уңайлы самолетларында башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, кышкы навигация шулай ук Казаннан Иркутскига һәм Новокузнецкига очышлар белән тулыланды.