В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар өчен 189 пассажир сыйдырышлы самолетлар җәлеп ителәчәк
Фото: Екатерина Красуцкая
Алтай башкаласыннан очыш сишәмбе һәм шимбә көннәрендә 9:10 сәгатьтә башкарылачак. Казанга килү 8:55 сәгатькә билгеләнгән, юлдагы вакыт 3 сәгать 45 минутны тәшкил итәчәк.
Татарстан башкаласыннан рейс чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 00:35 сәгатькә планлаштырылган. Очыш 3 сәгать 20 минут дәвам итәчәк. Пассажирлар Таулы Алтайда 7:55 сәгатьтә булачак.
Элегрәк 1 нче майдан башлап Калугадан Казанга туры даими авиарейслар җибәреләчәге турында хәбәр ителгән иде.