В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). 23 нче июньнән Казан аэропортыннан Екатеринбургка яңа авиарейслар җибәреләчәк. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
Мәсәлән, дүшәмбе көннәрендә Татарстан башкаласыннан очыш 18:55 сәгатькә, җомга көннәрендә 14:55 сәгатькә планлаштырылган. Очыш 1,5 сәгать дәвам итәчәк.
Очышларны «Урал авиалинияләре» авиакомпаниясе башкарачак, дип хәбәр иттеләр Казан аэропортының матбугат хезмәтендә.