Пассажирларны ташу 24-нче гыйнвардан гамәлгә ашырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 24-нче гыйнвардан Казан һәм Екатеринбург арасында өстәмә поезд йөри башлаячак.
239/240-нчы номерлы Екатеринбург-Казан поезды көн аралаш, 24-нче гыйнвардан 24-нче майга кадәр һәм 18-нче сентябрьдән 12-нче декабрьгә кадәр хәрәкәт итәчәк. Екатеринбургтан кузгалу җөп сандагы көннәрдә 18.32 сәгатьтә (җирле вакыт белән) планлаштырылган.
Казаннан поезд так сандагы көннәрдә 15.13 сәгатьтә кузгалачак. Пассажирларны ташу 25-нче гыйнвардан 25-нче майга кадәр һәм 19-нчы сентябрьдән 13-нче декабрьгә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Свердловск тимер юлы матбугат хезмәте.