В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь). 27 нче июньнән Казан һәм Дубайны өстәмә авиарейс тоташтырачак. Хәзер очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
Дүшәмбе көнне самолет 17:00 сәгатьтә очачак, Дубайга 23:00 сәгатьтә төшәчәк. Кире рейс дүшәмбе көнне 11:55 сәгатьтә башкарылачак, Казан аэропортында самолет 16:00 сәгатьтә булыр дип планлаштырылган.
Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан самолет 15:15 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Дубайга 21:15 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире рейс чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 10:05 сәгатькә планлаштырылган, Казан аэропортына самолет 14:15 сәгатьтә утырачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Юлга киткән вакыт 5 сәгать тәшкил итәчәк.
23 нче сентябрьдән шулай ук рейслар санын арттыру планлаштырыла – очышлар җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Самолетлар атнасына барлыгы биш тапкыр очачак.
Очышларны flydubai авиакомпаниясе башкара, маршрутларга Boeing 737-800 самолетлары җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан халыкара аэропорты матбугат хезмәте.