Очышны ике авиакомпания атнага өч тапкыр башкарачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). 2-нче июльдә Казан - Анапа - Казан маршруты буенча яңа авиарейслар эшли башлый. Очышны ике авиакомпания атнага өч тапкыр башкарачак.
«Россия» авиакомпаниясе рейсларны Казаннан 189 урынлы лайнерларда башкарачак. Сишәмбе көнне самолет Казаннан 13.35 сәгатьтә очып китәчәк, Анапага 16.00 сәгатькә килеп җитәчәк. Җомга көнне Казаннан 00.05 сәгатьтә очып китә, Анапага 2.25 сәгатьтә төшәчәк. Якшәмбе көннәрендә Казан аэропортыннан 10.55 сәгатьтә очып китәчәк, Анапага 13.00 сәгатьтә төшәчәк.
Utair авиакомпаниясе рейсларны сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 116 урынлы Boeing һава судноларында башкарачак. Самолетлар график буенча очачак: Казаннан 19.20 сәгатьтә оча, Анапага 21.50 сәгатьтә килеп җитә, Анападан 16.00 сәгатьтә оча, Казанга 18.20 сәгатьтә килеп җитә, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.