Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак
Фото: Екатерина Красуцкая
1 нче апрельдән Казахстанның Актүбә шәһәреннән Казанга яңадан очышлар башкарыла башлаячак. Очышларны Qazaq Air компаниясе атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә башкарачак. Бүгенге көндә шәһәрләр арасында туры рейслар юк.
Шулай ук Астана-Актүбә-Казан һәм Атырау-Актүбә-Казан транзит маршрутлары каралган, дип хәбәр итә «Интерфакс» авиакомпаниянең матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Элегрәк билгеле булганча, быел ТР башкаласыннан төбәкара ташу программасы буенча 17 юнәлештә субсидияләнгән авиарейслар башкарылачак. Алар арасында Калуга, Киров, Мурманск, Нальчик, Түбән Новгород, Новокузнецк, Яңа Уренгой, Омск, Пермь, Петрозаводск, Салехард һ.б. шәһәрләр бар.