Бу «Россия – ислам дөньясы» Халыкара икътисади форумын уздыру белән бәйле
Форум уздыру сәбәпле, 14 майдан 16 майга кадәр Казан һәм аэропортны өстәмә шәһәр яны поездлары тоташтырачак.
«Казан» станциясеннән поездлар 08:40, 09:52, 11:02, 13:10, 14:45, 17:35, 20:35 сәгатьләрдә кузгалачак.
«Аэропорт» станциясеннән поездлар 09:16, 10:22, 12:33, 14:13, 15:15, 19:48, 21:15 сәгатьләрдә китәчәк.
Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк. Тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә), сайтта яисә «Пассажирларга Россия тимер юллары» мобиль кушымтасында белергә мөмкин.