В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә концерт уздырылу белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Җомга көнне, 9 гыйнварда, Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә. Әлеге күренеш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә концерт уздырылу белән бәйле.
7602 нче номерлы электр поезды «Казан» станциясеннән 18:04 сәгатьтә кузгалып китә һәм «Аэропорт» станциясенә 18:24 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Кире юнәлештә пассажирлар 7603 нче номерлы шәһәр яны поездында 21:42 сәгатьтә юлга кузгалачак һәм Татарстан башкаласында 22:10 сәгатьтә булачаклар.
Поездлар тукталышларсыз йөриячәк, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефон номеры аша белергә була.