В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 30-нчы сентябрьдән 5-нче октябрьгә кадәр Гимнастика үзәгендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь). Казан 19 яшькә кадәрге яшьләр һәм яшүсмерләр арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеген кабул итәчәк. Ярышлар 30-нчы сентябрьдән 5-нче октябрьгә кадәр Гимнастика үзәгендә узачак.
Ярышларда 43 илдән 400-гә якын спортчы катнашачак. Аларга 100-дән артык судья бәя бирәчәк, шул исәптән Бөтендөнья һәм Европа бадминтон федерацияләре вәкилләре дә.
30-нчы сентябрьдән 2-нче октябрьгә кадәр ярышлар 8.30 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр, 3-нче һәм 4-нче октябрьдә 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр узачак, финал очрашулары 13.00 сәгатьтә башлана. Шәһәрлеләр һәм Казан кунаклары дөнья беренчелеге матчларын бушлай карый алачак, турнирга керү – ирекле, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге 1992 елдан бирле үткәрелә һәм яшь уенчылар карьерасында мөһим этап булып тора.
Казан элегрәк бадминтон буенча халыкара ярышларны кабул иткән иде инде, алар арасында 2014 елда бадминтон буенча Европа чемпионаты, ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты һәм 2016 һәм 2018 елларда 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Европа беренчелеге бар.
Әлеге турнир оештыручылары - Бөтендөнья бадминтон федерациясе, Россия Илкүләм бадминтон федерациясе, ТР Спорт министрлыгы, ТР Бадминтон федерациясе һәм Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.