Ярышларның җиңүчесе турыдан-туры Япониядәге 2020 елгы Олимпиадага чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турниры Казанда 13-14 июль көннәрендә узачак. Европаның 12 хатын-кызлар җыелма командасы чемпионатның төп трофейлары өчен Үзәк стадионда көрәшәчәк.
Казанда булачак турнирда катнашучылар составы 29-30 июньдә Франциядә узачак Европа чемпионатының беренче этабында билгеләнәчәк. Казанга юлламаларны шушы этапның иң яхшы тугыз командасы алачак. Тагын ике команда «Трофи» дивизионыннан өстәлә, берсе – «Конференц» дивизионыннан.
Ярышларның җиңүчесе турыдан-туры Япониядәге 2020 елгы Олимпиадага чыгачак, ә икенче һәм өченче урыннарны алган командалар турнирның киләсе раундында «Репешаж» белән көрәшне дәвам итәчәк.
Казан беренче тапкыр сайлап алу Олимпия турнирын кабул итә, моңа кадәр, 2015 елдан башлап, биредә хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этаплары узды. Шулай ук 2017 һәм 2018 елларда регби-7 буенча Россия җыелма командасы биредә җиңүче булды.