Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2022, 12:36

Казан «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча җәмәгать транспортының күчмә составын яңартуга гариза әзерли

2022 елда Татарстан башкаласында 250 автобусны яңарту планлаштырыла.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль, Алинә Бережная). 2022 елда Казанда шәһәр җәмәгать транспорты маршрутлары буенча йөрүче 250 автобусны яңарту планлаштырыла. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасының XII хисап сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәрнең транспорт челтәре үсеше турында сөйләгәндә әйтте.

«Хәзерге вакытта без «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында күчмә составны яңартуга гариза әзерлибез, бәясе күләменнән 60% федераль бюджеттан һәм 40% лизингка субсидияләү шартларында», – дип хәбәр итте ул. 2021 елда Казанда 40 автобус яңартылган. Бу эш барыннан да элек пассажирларның һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән, дип ассызыклады Мэр.

«Без Россиядә беренчеләрдән булып транспорт реформасын эшләдек һәм гамәлгә керттек», – дип искәртте шәһәр башлыгы. Казанга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм хәзерге республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов зур ярдәм күрсәттеләр. «Казанның транспорт челтәре, күп кенә Россия экспертлары фикеренчә, бүген иң заманча һәм уңайлы булып тора һәм илнең 76 эре шәһәре арасында лидерлар өчлегенә керә», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Казанның транспорт челтәре 56 автобус маршрутын үз эченә ала, аларда 730 берәмлек күчмә состав, 6 махсус (сезонлы) автобус маршруты (13 берәмлек), 10 троллейбус (136 троллейбус) һәм 5 трамвай маршруты (85 трамвай) кулланыла. Автобус маршрутларының озынлыгы 1,2 мең км тәшкил итә, трамвайларныкы – 180,5 км, троллейбусларныкы – 257,6 км, метро линияләренеке – 18,2 км. 2021 елда, узган ел белән чагыштырганда, шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар агымы 12,6% ка арткан – 206,6 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XII сессиясе, 21.02.2002
Видеорепортаж
21.02.2022 13:29
Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XII хисап сессиясендә 2021 ел буенча эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте
Барлык яңалыклар