В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). ТР спорт министры Владимир Леонов сөйләвенчә, республика сөйләшүләргә ачык һәм УЕФА үсеш турнирын уздырырга әзер. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда җәйге һәм кышкы чорда ярышлар өчен өч стадион бар.
«Без һәрвакыт диалог һәм сөйләшүләргә ачык. Әгәр дә үткәрү теләге белән чыксалар – һәрвакыт шат булачакбыз. Өстәвенә, бездәге инфраструктура мөмкинлек бирә, бигрәк тә футбол буенча. Ябык манежлар бар», – диде ТАСС белән сөйләшкәндә Владимир Леонов.
Исегезгә төшерәбез, Казан 2023 елда УЕФА Суперкубогы матчын кабул итәргә тиеш иде, әмма соңыннан бу хокук Афинага тапшырылды.