Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2020, 14:22

Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар кабул итүгә әзер

3-нче һәм 5-нче гыйнварда кунакханәләрдә йөкләнеш 90-94%-ка җитә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанга һәм аның башкаласына туристлар килүе көтелә. Беренчел мәгълүматлар буенча, шәһәр һәм республика кунакханәләрендә, тулаем алганда, югары йөкләнеш күзәтелә - 80% чамасы. Пик көннәрендә - 3-нче һәм 5-нче гыйнварда - йөкләнеш 90-94%-ка җитә. Бу күрсәткечләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырырлык, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган елгы матбугат конференциясендә Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова сүзләренчә, Казан туроператорларының сату күләме узган елга карата 75% тәшкил итә, ә гыйнвар бәйрәмнәре чорында - 67-70%. «Нигездә турлар аерым сәяхәтчеләр тарафыннан броньлана. География шактый киң: Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Екатеринбург, Чувашия, Марий-Эл, Удмуртия, Киров өлкәсе», - диде ул.

«Республикада вакытны яхшы үткәрү өчен күпсанлы тәкъдимнәр әзерләнде. Бүгенге көндә Татарстан - Россиядә туризм өчен иң уңайлы төбәкләрнең берсе. Бездә барлык туристик нокталары, музей комплекслары эшли. Җәмәгать туклануы предприятиеләре 24.00 сәгатькә кадәр эшли, ә Яңа елда 3.00 сәгатькә кадәр ачык булачак», - дип сөйләде С.Иванов. Аның сүзләренчә, барлык урнашу чараларында һәм җәмәгать урыннарында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләре катгый үтәлә.

Дарья Санникова Казанда алдагы бәйрәмнәргә вакыйгалар календаре әзерләнүе турында сөйләде. Традиция буенча шугалаклар һәм чаңгы базалары ачыла башлады. Быел шәһәрдә 18 шугалак, 8 яктыртылган чаңгы трассасы эшләячәк.

Казанда Яңа ел бәйрәме 18-нче декабрь 17.00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә чыршы ачылудан башлана. ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны ачык һавада узачак 130-дан артык чара көтә: театральләштерелгән тамашалар, кышкы уеннар, ярминкәләр, шулай ук «Казан» Гаилә үзәге янында ачылачак шәһәрнең 35 метрлы төп чыршысында яктылык һәм музыка тамашасы.

«Киң программа Казанның паркларында һәм скверларында тәкъдим ителгән. «Парклар янәшәдә» кышкы программасына 19-нчы декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр узачак 97 бушлай чара кертелгән», - диде спикер.

Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгында көтәләр, ул 28-нче декабрьдән ялларсыз эшләячәк. Комплекс территориясендә чыршылар, күргәзмәләр, тамашалар, 20-дән артык мастер-класс, иҗади дәресләр, квестлар һәм остаханәләр эшләячәк.

19-нчы декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр танып белү чаралары ТР Милли музеенда планлаштырылган. Биредә төрле яшь төркемнәренә караган килүчеләр өчен квест-уеннар, мастер-класслар, музей дәресләре оештырылачак. Уникаль программалар Боратынский, Габдулла Тукай, Горький һәм Шаляпин музейларында әзерләнгән.

Моннан тыш, 2-нче гыйнвардан 10-нчы гыйнварга кадәр 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр милли музей Гостиный дворда «Ай таганнары» арт-проектын оештыра. Төп бинаның эчке мәйданчыгында 3 метрлы ике урынлы таган белән инсталляция урнаштырылачак. Аңа ярымай формасында яктылык тартмасы беркетеләчәк. Кешеләр таганга утырып чайкалганда, хәрәкәт датчигы эшли һәм ярымай яна башлый. Инсталляция тирәсендә Яңа ел сувенирлары белән киосклар урнашачак, мәйданчыкта кунакларның күңелен Кыш Бабай һәм Кар кызы, шулай ук диджейлар күтәрәчәк.

С.Иванов билгеләп үткәнчә, туристлар республика территориясе буйлап та сәяхәт итә ала. «Барлык туристик үзәкләрдә, муниципаль районнарда яңа ел программалары әзерләнгән», - диде ул. Әйтик, Арча районында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе быел үз территориясен киңәйтте. Биредә күпсанлы интерактив күңел ачулар белән яңа «Могҗизалар урманы» барлыкка килде. Резиденция 20-нче декабрьдә эшли башлый.

Кыш Бабай ишегалды Казанда да «Татар утары» территориясендә эшләячәк.

Татарстан Республикасының күп кенә муниципаль районнарында «Ял көннәрендә 1001 рәхәтлек» программасы эшли. Ул билгеләнгән түләү буенча ике көн һәм бер төн яшәүне, туклануны һәм экскурсияләрне үз эченә алган турны күз алдында тота. Мәсәлән, туристларны Болгарда, Алабугада, Чистайда, Саба районында, «Зөя утрау-шәһәрчеге»ндәге музей-тыюлыкта көтәләр.

Барлык яңалыклар