В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Горводзеленхоз» хезмәткәрләренә бер скульптураны бизәү өчен уртача биш көн вакыт кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май, Алинә Бережная). Казанда «Горводзеленхоз» белгечләре күләмле чәчәкле скульптураларны бизәүгә кереште. Төп шәһәр магистральләре, парклар һәм скверларны 66 төрле сын бизәячәк, алар арасында – бутслар, аккошлар, баобаб, ләкләк, туп һәм башкалар.
Чәчәкле скульптуралар гади генә булып күренсә дә, алар өстендә эш зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Белгечләр иртә таңнан чәчәк сыннарын бизәү өстендә эшлиләр. Бер скульптураны сигезәр сәгать әзерләү белән көн саен биш кешегә кадәр шөгыльләнә. Уртача бер сынны чәчәкләр белән бизәү өчен биш көнгә кадәр вакыт таләп ителә.
Узган атна ахырында Су спорт төрләре сарае янында «Мяч и бутсы» скульптурасы өстендә эш башланды. Аны бизәүдә 14,4 мең чәчәк файдаланылачак. «Һәр чәчәкне чәчәргә, үстерергә, тукландырырга, утыртырга кирәк – бу чыннан да дистәдән артык кешенең тырыш хезмәте», – дип билгеләп үтте «Трест «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең СПС «Заречье» участогы башлыгы Ольга Фәттахова.
Сыннар әзерләү процессы берничә этаптан тора. Башта «Горводзеленхоз» белгечләре конструкцияләрнең сакланышын тикшерә, иске грунтны һәм узган елгы үсемлекләрне алып ташлый. Аннары каркасны җир катнашмасы, минераль ашламалар, кокос йомычкасы һәм черемә белән тутыралар. Үсемлекләрнең үсүе мөһим, моның өчен катнашма көпшәк булырга тиеш. «Әгәр балчык кипсә, ул таркалачак, һәм үсемлекләр һәлак булачак», – дип аңлатты Ольга Фәттахова.
Аннан соң иң четрекле эш башлана – яшелләндерүчеләр зур булмаган чокырга пөхтә итеп кул белән һәр сантиметрда үсентеләр утырта. «Эш киеренкелекне таләп итә, көн азагында куллар да, арка да ойый, әмма беркая да китеп булмый, шәһәрне бизәргә һәм халыкны сөендерергә тырышабыз», – дип сөйләде яшелләндерүче Фатыйма Гатауллина. Нигездә, бизәү өчен, берьеллык үсемлекләр: бегония, цинерария, ирезине һәм башкалар файдаланыла. Аларны гыйнвардан «Горводзеленхоз» тресты» муниципаль унитар предприятиесе теплицаларында үстерәләр, ә утырту урынына махсус кассеталарда китерәләр.
Һәр сын өчен утыртуның үз нормативлары бар. Мәсәлән, «Мяч и бутсы» скульптурасында һәр квадрат метрга 200-әр чәчәк төшерергә кирәк.
Клумбаларның әзер диярлек сынын умартачылык кәрәзләре рәвешендә тулыландыралар, анда кызыл, ак, шәмәхә петунья һәм зәңгәр агератум утыртылган.
Тик моның белән генә эш тәмамланмый. Фигуралар матур күренсен өчен, аларга яхшы тәрбия кирәк –скульптураларга көненә дүрт тапкыр су сибәләр, кирәк булганда чүп үләннәрен алып ташлыйлар. Мондый тәрбия булганда композицияләр октябрьгә кадәр тора, аннары кышка аларны яклау челтәре белән каплаячаклар.
Шундый ук эшләр бөтен шәһәр буйлап алып барыла. Тиздән Казанны 66 чәчәкле сын бизәячәк: Парин урамындагы аркалар һәм Казан Кремле стенасы тирәсендәге шарлар, Совет районындагы «Аисты», «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыкта «Алиса», «Чеширский кот» һәм «Белый кролик», елга порты янындагы «Мир в твоих руках» күләмле фигурасы, Ташаяк, Парин урамнарындагы чәчәк пирамидалары һәм башкалар.
Моннан тыш, Казанда 47 урамны чәчәкләр белән бизәячәкләр. Чәчәкләр быел Кремль, Карл Маркс, Большая Красная, Лобачевский, Ершов урамнарында, Универсиада проспектында, Оренбург трактында һәм башка урамнарда төзекләндереләчәк. Шул ук вакытта 13 урамда яктырту терәкләрендә 1,5 мең тирәсе чәчәкле кашполар элү планлаштырыла. Алар шәһәрнең төп магистральләре: Кремль, Вишневский, Ершов, Павлюхин, Альберт Камалиев проспекты һәм башка урамнарда урнашачак.
Күпьеллык чәчәкле культуралар утыртуга аерым игътибар бирелә. Соңгы биш елда шәһәр урамнарында якынча 12 мең кв. м мәйданда 100 меңнән артык күпьеллык чәчәк утыртканнар. Быел Сибгат Хәким урамында 3 мең кв. м мәйданда чәчәк атучы күпьеллыклар утыртылачак.