Махсус операция башланганнан бирле Казан сугышчысы Эмиль Кужаков хәрби орыныш сызыкларында бурычларны үтәде. Болар – Сватово-Кременная, Криворожский районы, Николаевск өлкәсе, Бахмут участоклары. МХО зонасында ул диверсия-тикшерү группасы командиры иде. Мондый бүлекчәләр дошманның терәк нокталарын ачыклыйлар һәм аларны чистарталар, алга таба гаскәрләр белән шөгыльләнү өчен позицияләр әзерлиләр. Батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен катнашучыны Батырлык ордены һәм медальләр белән бүләкләделәр. Ул KZN.RU порталы хәбәрчесенә фронттагы сынаулар, үзенең Херсон өлкәсендәге соңгы биреме һәм тернәкләнүдән соң Россиягә ничек хезмәт итүен дәвам итүе турында сөйләде.
Эмиль Кужаков ул март аеның бер көнендә булган һәр хәлне хәтерли. Шул көнне иртән, тылда булганда, җитәкчелеккә исән-сау булуын һәм хәзер урынны тикшереп кайтуга китәчәген хәбәр иткән. Әйләнеп кайткач, ул рота командирына вәзгыять турында хәбәр иткән һәм блиндаж ягына барырга җыенган булган, ләкин якында гына шартлаткычлы пилотсыз очкыч күргән. Озакламый Эмиль шартлау тавышы ишеткән.
«Мин аңымны югалтмадым, әмма шок халәте бар иде, шуңа күрә авыртуны тоймадым. Дрон якынрак очып килде дә минем өстә асылынып торды. Бәхетемә каршы, ул шулай да очып китте. Күрәсең, дошманнар мине һәлак булган дип уйлаганнар», — дип сөйли сугышчы. Бераздан ул торып баскан һәм сул аягының нык зыян күргәнен күргән. Эмиль камчы белән аягын бәйләп, авыртуны баса торган укол ясаган һәм якындагы агач астына шуышып киткән. Хәзер инде сугышчыга могҗизага гына өмет итәсе калган: пилотсыз очучы аппарат һөҗүме вакытында ул бөтенләй ялгыз булган. Һәм чыннан да могҗиза пәйдә булган — әлеге урынга башка бүлекчәдән дүрт сугышчы чыккан. Алар Эмильне тапканнар һәм эвакуацияләгәннәр.
«Беләсезме, бу бик бәхетле мизгел. Фронт участогындагы вәзгыятьне исәпкә алып, әгәр сине беренче көнне үк эвакуацияләгәннәр икән — бу бәхет. Мине тернәкләндерүгә кадәр илткәнче, минем ике тапкыр йөрәгем туктаган, өч литрга якын кан югалтканмын. Табибларга бик зур рәхмәт! Алар мине коткардылар һәм теге дөньядан тартып чыгардылар. Кызганычка каршы, аягымны тулысынча саклап кала алмадым: апрельдә минем сул балтыр сөягемне кисеп алдылар», — дип уртаклаша сугышчы.
Казанга хастаханә ялына кайткач, Эмиль санаторийда тернәкләндерү курсы уза, шуннан соң инде Мәскәү хастаханәсендә аңа беренчел протез ясыйлар. Хәзерге вакытта МХО катнашучысы Россия Оборона министрлыгы тәкъдиме буенча Идел буе һәм Вахитов районнарының хәрби комиссариатында хезмәт итүен дәвам итә.
Эмильнең яралануы хезмәт вакытында бердәнбер генә сынау булмаган. Моннан элегрәк ул дошман белән очрашканда төркемнең уңышлы чигенүен тәэмин иткән иде. Биремнәрнең берсендә сугышчыларны чолгап ала башлаганнар, вәзгыять дошманның пилостыз очучы аппараты һөҗүм итәргә тырышуы белән катлауланган. Ләкин диверсия-тикшерү төркеме командиры сугышчыларга чигенергә кушкан, ә үзе ачык урынга чыккан һәм дошманның игътибарын үзенә юнәлткән. Пилотсыз очкычлар аңа ау башлаган.
«Пилотсыз очучы аппараттан гранаталар ташлаганда мин мөмкин кадәр ераграк сикердем, һәм алар миңа эләгә алмадылар. Шул рәвешле мин үз төркемемә читкә китәргә мөмкинлек бирдем. Мин әллә ни батырлыклар кылмадым. Минем өчен төркемемнең исән һәм сәламәт булып калуы мөһим иде. Бурычны үтәгәндә яки чигенгәндә мин һәрвакыт сугышчыларымны никадәр мөмкин шулкадәр чыгарырга тырыштым», — дип сөйли Казанда яшәүче.
Фронттагы кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен әле МХО башланганчы ук кадрлар хәрбие булган Эмильне Батырлык ордены, Суворов һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләделәр. Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыны әнисе, хатыны һәм җиде яшьлек баласы көткән. Туганнары аның бу карарын хуплаганнар, әмма: «Барысыннан да бигрәк минем әни борчылды, шулай да ул да үзенең фатихасын бирде», – дип искә ала сугышчы.