Иртәгә «Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагы үз эшен төгәлли. 4 март — бу сезонда казанлылар бозда шуудан ләззәт ала һәм дуслары белән Кышкы әкият атмосферасында вакыт үткәрә алган соңгы көн.
Тимераякларны прокатлау пункты 12:00 дән 22:00 гә кадәр ачык булачак, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Бу сезон «Черек күл» паркындагы шугалак өчен чын-чынлап үзенчәлекле булды. Биредә 20 меңнән артык кеше Яңа елны каршылады, кичәләрдә
биеде, һава торышының кискен җылынуын кичерде һәм хәтта Олимпия чемпионнары
чыгышының шаһиты булды. Бу вакыт эчендә шугалак шуу урыны гына түгел, ә кышкы шатлыкларның, якты хис-кичерешләрнең һәм
игелекле эшләрнең чын үзәге булды.