В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу һаваның плюслы температуралары белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). «Черек күл» паркында шугалак һәм тимераякларны прокатка алу вакытлыча эшләми – бу һаваның плюслы температуралары белән бәйле. Шугалак гадәти эш режимына агымдагы атна ахырында әйләнеп кайтачак – бозны 24-нче гыйнварга әзерләү планлаштырыла.
Һава торышы уңай булган очракта, паркта шугалак һәм прокатка алу билгеләнгән график буенча эшләячәк: эш көннәрендә 13.00-тән 22.00-гә кадәр, ял көннәрендә 10.00-нан 22.00-гә кадәр. Тимераяклар 21.00 сәгатькә кадәр бирелә, техник тәнәфес – 15.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.