В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әзерлек эшләре иртәгә үк башлана
Денис Гордийко фотосы
«Черек күл» паркындагы шәһәр шугалагы кышкы күңел ачу чараларын яратучылар өчен 14–16 гыйнвар көннәрендә ябык булачак. Шугалак үз эшен Бөтенроссия WinterFest кышкы фестиваленә әзерлек эшләре алып барылганга туктатып тора.
Инде иртәгә үк шугалакта боз катыру эшләре башлана, шуннан соң белгечләр фестивальне үткәрү өчен кирәкле техник җайланмаларны кору эшенә керешәчәк. Парклар һәм скверлар дирекциясе шәһәр халкыннан, иминлекне саклау максатыннан, бу көннәрдә боз кырына чыкмауларын сорый.
Шугалакның ябылуы паркта җомга көнне узачак әһәмиятле зур чара белән бәйле. 16 гыйнварда «Черек күл» паркында WinterFest фестивале кысаларында Альфа-көн уздырыла.
Бәйрәм кунаклары өчен бай эчтәлекле программа әзерләнә: сәгать 12:00 дә фестиваль мәйданчыгы ачылачак, 19:00 сәгатькә билгеләнгән, дөнья күләмендә танылган фигуралы шуу йолдызлары катнашындагы боз тамашасы кичнең кульминациясе булачак.