В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 25 нче февральдән эшли башлар дип көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). Бүгенге көннән Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак көннәр җылыну аркасында вакытлыча ябылды. Боз мәйданчыгы 25 нче февральдән эшли башлар, дип планлаштырыла.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, карар шугалакка килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кабул ителгән.
Шугалак эшен яңарту турында паркның Instagram битендә белергә мөмкин.