В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иҗтимагый киңлек территориясендә хоккей тартмасы урнаштыру эшләре алып барылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 18-нче гыйнварда «Черек күл» паркында шугалак ябык булачак. Иҗтимагый киңлек территориясендә хоккей тартмасын урнаштыру эшләре үткәреләчәк, анда барлык спорт сөючеләр һәм профессионаллар бушлай уйный алачак.
Хоккей тартмасы шугалакның эш тәртибе нигезендә эшләячәк: эш көннәрендә – 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә – 10.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр. Шугалак янә 19 гыйнварда ачылачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.
Шулай ук бүген паркта Яңа ел чыршысы да сүтеләчәк.