Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2018, 11:56

"Черек күл" паркында шугалак 14 декабрьдә бозда дискотека белән ачыла

Техник режимда боз мәйданчыгы инде 8 декабрьдә эшли башлаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). 14 декабрьдә "Черек күл" паркында шугалакның рәсми ачылышы узачак. Техник режимда боз мәйданчыгы киләсе шимбә, 8 декабрьдә эшли башлаячак.

Шугалакны ачу темасы 14 декабрьдә бозда "Барлык буыннар биюләре" дискотекасы булачак. Кунаклар өчен күңел ачу программасы һәм массалы бию флешмобы әзерләгәннәр. Бу кичтә шугалакта дресс-код эшләячәк - кунакларга ачык төсле шарф һәм шапка кияргә кирәк.

Шугалак 14 көн дәвамында катламлап тутырылды. Шугалак тирәсендә агач киртәләр урнаштырылган, ә баскычта резин өслек җәелгән. Кунаклар туңмасын өчен, прокат бинасында кабымлыклар, кайнар чәй, кофе һәм алкогольсез глинтвейн белән кафе эшләячәк.

Шугалак көн саен 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә һәм ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шугалакта чисталык саклау өчен техник тәнәфес каралган: 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

8 декабрьдән башлап паркта прокат пункты эшләячәк. Кышкы сезон ачылуга махсус 250 пар тимераяк сатып алынган. Үз тимераяклары белән, узган елдагы кебек үк, шугалакка керү бушлай.

Әле бозда йөри алмаган сабыйлар 14 декабрьдән "фигурист ярдәмчеләре" белән файдалана алачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, "Черек күл" паркында шугалак узган елның декабрендә ачылды. Шугалак мәйданы 6,5 мең квадрат метр тәшкил итә. "Черек күл" - XVIII-XIX гасырларның региональ әһәмияттәге ландшафт архитектурасы һәйкәле, Казанның иң борынгы паркларыннан берсе булып санала.

Барлык яңалыклар