Бу сезонда бозга 138 меңнән артык ТР башкаласы кунагы һәм халкы чыкты.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль). Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак көннәр җылыну белән бәйле рәвештә бу сезонда үз эшен төгәлләде.
Быел шугалак 57 көн эшләде, барлыгы бозга 138 меңнән артык ТР башкаласы кунагы һәм халкы чыкты. Тимераякларны прокатка бирү пункты хезмәтләреннән 30 меңгә якын кеше файдаланган, дип хәбәр итте Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бу сезонда шугалак 2021 елның 24 нче декабрендә эшли башлады, рәсми ачылышы 27 нче декабрьдә булды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Яңа ел бәйрәмнәрендә шугалакта 70 меңнән артык кеше булды, бу чорда тимераякларны прокатка бирү пункты хезмәтләреннән 12 меңнән артык кеше файдаланды. Яңа ел каникулларында башкала кунаклары һәм халкы өчен бозда DJ-сетлар һәм музыка төркемнәре чыгышлары белән бушлай кичәләр, шулай ук 4-7 яшьлек яшь спортчылар өчен фигуралы шуу буенча тренировкалар оештырылды. Шулай ук февраль аенда «Черек күл» паркы бозында «Алтын алка» турнирының гала-матчы узды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кышкы сезон дәвамында шугалакны махсус боз катыргыч машина ярдәмендә карап тордылар.