В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быелгы сезонда биредә тимераякта 101 меңгә якын кеше шуган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак үз эшен тәмамлый. Ябылу алдыннан тимераякта казанлылар 13-нче һәм 14-нче март көннәрендә шуа алачак. Ә 15-нче марттан паркта демонтаж эшләре башлана.
Бу ялларда шугалакның эш режимы элеккечә калачак: ул 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр килүчеләр өчен ачык булачак, инвентарьны бирү ябылуга бер сәгать кала 21.00 сәгатьтә туктатылачак. Шугалакка керү бушлай.
Быелгы сезон соңгы өч елда иң озыны булды: шугалак 85 көн эшләде, бу вакыт эчендә аңа 101 мең тирәсе кеше килде, ә тимераякларны прокатлау хезмәтеннән 29 мең тапкыр файдаландылар.
Исегезгә төшерәбез, бу сезонда «Черек күл» паркында шугалак 2020 елның 19 декабрендә эшли башлады. Тимераякта шуу сезонының рәсми ачылышы 25-нче декабрьдә булды, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Барлык Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә шугалакта бушлай фигуралы шуу, керлинг буенча тренировкалар узды, ә февральдә монда хоккей тартмасы урнаштырдылар, анда Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчылар Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы матчы-ачылышы узды. Шулай ук традиция буенча шәһәрлеләр шугалакта Гашыйклар көнен һәм 8 Мартны билгеләп үттеләр.
Декабрь аенда паркны реконструкцияләүнең өченче чираты кысаларында торгызылган тарихи павильоннарның берсендә 400 кв. метр мәйданлы яңа зур инвентарь прокаты ачылды. Биредә шулай ук әйберләрне саклау камералары, тимераякларны алыштыру урыны, җылы бәдрәф, кафетерий һәм зур булмаган ял зонасы урнашкан.
Җәй көне бинада җәйге инвентарь, коворкинг, кофейня һәм сувенир кибете ачылачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.