Массакүләм шуулар 24 гыйнварда яңартыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Бүген "Черек күл" паркында шугалак һәм тимераякларны прокатка алу вакытлыча ябылды.
ТР Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шугалак боз катламы яңартылу сәбәпле 23 гыйнварда да эшләми.
Шугалакка 24 гыйнварда килергә мөмкин булачак, ул элеккеге җәдвәл буенча эшләячәк: дүшәмбедән җомгага кадәр 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә - 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр. Техник тәнәфес 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Тимераяклар бирү 21.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Тулырак мәгълүмат белән 215-74-00 телефоны буенча танышырга мөмкин.