Казанда яшәүчеләрне диджей хатын-кызлар тәбрик итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). «Черек күл» паркында Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм алдыннан, 7-нче мартта билгеләп үтеләчәк. Казан хатын-кызларын диджей-сетка һәм сыйланырга чакыралар.
Якшәмбе көнне шугалакта музыканы 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр хатын-кыз-диджейлар Sasha Spi һәм Sabina куячак.
Моннан тыш, 7-нче һәм 8-нче март көннәрендә яңа прокатка алу бинасындагы кофейняда бәйрәм сәбәпчеләрен, нәрсә дә булса сатып алган очракта, печенье белән сыйлаячаклар, ә хатын-кызлар өчен тимераякны прокатка бирүгә махсус бәя куелды, дип хәбәр итте Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Бу бәйрәм көннәрендә ял итәргә мөмкин булган бердәнбер урын түгел. KZN.RU порталы якын көннәрдә мәдәни чараларга күзәтү әзерләде.