В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачылу көнендә кунакларны фигуристларның чыгышлары, хоккей мастер-тамашалары һәм музыкаль программа көтә
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрлеләр өчен 1,8 мең кв.м мәйданлы ачык боз аренасы эшләячәк. Шугалак массакүләм шуу, профессиональ спорт күнекмәләре һәм хоккей матчларына исәпләнгән. Кунаклар өчен прокат пункты һәм ял итү урыннары каралган.
Шугалак казанлыларны һава торышы нинди булуына карамастан кабул итәчәк: мәйданчык өслеге сыйфаты суыткыч җиһазлар ярдәмендә боз салуның махсус технологиясе ярдәмендә үзгәрешсез кала.
Шугалак 18:00 сәгатьтә ачылачак. Эш көннәрендә боз аренасы 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сессияләр арасында бозны планлы эшкәртү сеанслары үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Шугалакларны ясау буенча эшләр «Хезмәт резервлары» һәм «Ракета» стадионнарында да алып барыла. Чаңгы-биатлон комплексы урнашкан Мирный поселогында кар чыгару системасы эшли башлады.