Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.01.2023, 09:39

«Черек күл»дә һәм Карбышев урамындагы скверда шугалаклар бүген ябылачак

Бу һава торышы җылыну белән бәйле.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче гыйнвар). Бүген «Черек күл» паркында һәм ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында шугалак ябылачак. Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, бу җылы һава торышы белән бәйле.

Исегезгә төшерәбез, «Черек күл»дә шугалак 28 нче декабрьдә ачылды. Килүчеләр өчен 400 пар тимераяк бар. Аларны прокат пунктында өлкәннәр – сәгатенә 200 сумга, балалар сәгатенә 100 сумга арендага ала ала. Үз тимераякларың белән шуу бушлай.

Яңа ел төнендә паркта совет фильмнарын күрсәтү, диджей-сетлар һәм Монте Карло кавер-төркеме чыгышы белән бәйрәм программасы әзерләнде. 10 мең шәһәрле һәм башкала кунаклары 2023 елны «Черек күл»дә каршы алды.

Чыршы шәһәрчеге беренче тапкыр ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында оештырылды. Монда шулай ук фонтан касәсенә шугалак салынган. Прокат пунктыннан өлкәннәргә һәм балаларга 150 пар тимераяк алып шуарга мөмкин. Үз тимераякларың белән шуу бушлай.

Шәһәрнең 19 иҗтимагый киңлегендә бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 100 дән артык бушлай кышкы чаралар оештырылачак. Булачак вакыйгалар, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы куллану мәйданчыклары турында KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.

Барлык яңалыклар