Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2018, 12:02

Филипп Киркоров, Валерия һәм Игорь Крутой автографлары төшерелгән картинаны аукционда 50 мең сумга сатканнар

Барлык җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына җибәрелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Казанда хәйрия аукционы тәмамланды, анда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россия шоу-бизнес йолдызлары – Россия халык артистлары Игорь Крутой, Филипп Киркоров, Валерия, популяр башкаручы Юлия Караулова, ТР халык артисты Динә Гарипова һәм шоумен Тимур Родригез автографлары белән картина сатылды. Лот 50 мең сумга сатылды, барлык акчалар онкология авырулары белән көрәштә балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына тапшырылды.

Аукционда җиңүчегә картина тапшыру тантанасы кичә "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Игорь Крутой популяр музыка академиясенең ачык кышкы сессиясе барышында узды. Аукционда барлыгы 10 кеше катнашты, лотның башлангыч бәясе 10 мең сум тәшкил итте, беренче этапта бер адым – 1 мең сум, аннан соң 3 мең сум тәшкил итте.

"Бу авыручы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән реаль өлеш. Рәхмәт сезгә! Изге эшләр беркайчан да онытылмый, игелек кылуны дәвам итегез", - дип мөрәҗәгать итте Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, аукционда җиңүчегә лотны тапшырып.

Исегезгә төшерәбез, хәйрия аукционнарын үткәрү традициясе Казанда "Игелекле дулкын" Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концертына багышланган матбугат конференциясендә оештырылган иде.

Барлык яңалыклар