Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.12.2019, 09:12

Юлианна Караулова, Юлия Савичева һәм Елка автографлары төшерелгән картина 140 мең сумга сатылды

Аукционнан кергән акчалар Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына җибәрелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин, композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутой, Россия эстрадасы йолдызлары – җырчы Юлианна Караулова, Юлия Савичева, Елка һәм M-Band төркеме, актриса Ирина Безрукова, телевизион тапшырулар алып баручы Тимур Соловьев автографлары төшерелгән картина хәйрия аукционында 140 мең сумга сатылды.

Аукцион кичә Казан Ратушасында Игорь Крутойның Популяр музыка академиясенең (Идел буе) ачык кышкы сессиясендә узды. Башлангыч бәясе 30 мең сум тәшкил итте.

Барлык акчалар онкология авыруларына каршы көрәштә балаларга ярдәм итә торган Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына тапшырылды һәм алар икенче хоспис төзелешенә тотылачак. «Хоспис төзелешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт, бу паллиатив ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен зур эш», – диде тантанада хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, аукционны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдереп.

Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин, Игорь Крутой һәм Россия эстрадасы йолдызлары картинадагы автографларын «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концертына багышланган матбугат конференциясе ахырында калдырдылар. Мондый хәйрия аукцион икенче тапкыр үтте - узган ел Валерия, Филипп Киркоров, Юлианна Караулова, ТР халык артисткасы Динә Гарипова һәм шоумен Тимур Родригезның автографлары төшерелгән картина 50 мең сумга сатылды. Барлык акчалар, шулай ук, онкология авырулары белән көрәштә балаларга ярдәм итә торган Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына тапшырылган иде.

Барлык яңалыклар