В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчылар турнир нәтиҗәләре буенча 3 медаль яуладылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). 9-10-нчы ноябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» Көрәш Сараенда каратэ буенча WKF Россия чемпионаты узды. Ярышларда җиңүчеләр арасында Татарстан спортчылары да бар иде.
Хатын-кызлар командасы кумитэсында Татарстан Республикасы җыелма командасы иң яхшысы булды. Аның составына Лия Җәүһәрова, Алинә Шишканова һәм Анна Чернышева керде. Моннан тыш, Лия Завгарова кумитэ дисциплинасында 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.
Ир-атлар кумитэсында 67 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медальне тагын бер татарстанлы - Данила Кондратьев яулады.
Россия чемпионаты медальләре өчен илнең 39 төбәгеннән килгән 325 спортчы көч сынашты. Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан каратистлары активында барлыгы 3 медаль, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.