Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2025, 17:46

Караоке-клуб һәм бию буенча мастер-класс: Казанның берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар уздырыла

Кайбер күңел ачу чараларына теркәлергә кирәк

Бу атнада Казанның берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар уздырыла. Яшьләр пластилинның махсус йомшак төреннән фигуралар ясау, йоннан киез ясау техникасы белән шөгыльләнәчәк, шулай ук яшьләр өчен өстәл уеннарын үткәрү дә күздә тотыла.

Иртәгә яшүсмерләрне «Икар» клубына стресска каршы буягыч ясарга чакыралар. Теләге булганнар сәгать 17:00 дә Рәхимов урамы, 23 адресы буенча килә ала. Чарада катнашу өчен +7 (904)760-13-69 телефон номерына шалтыратып теркәлергә кирәк. Өстәл уеннары кичәсе сәгать 18:00 дә «Алга» клубында (Мәүлетов урамы, 21) башланып китә.

Чәршәмбе, 1 октябрь көнне егет-кызларны әби-бабайларына истәлеккә открытка ясарга чакыралар. Мастер-класс «Юни» яшүсмерләр клубында (Горький шоссесы, 43/1) сәгать 14:00 дә уздырыла.

Михаил Давыдов һәм Александр Пушкин әсәрләренә нигезләнеп куелган иҗади һәм театраль этюдларны пәнҗешәмбе көнне 13:00 сәгатьтә «Старт» яшүсмерләр клубында (Побежимов урамы, 53) карарга мөмкин булачак. Ә сәгать 16:00 гә килүчеләрне «Лада» клубында (Гаврилов урамы, 22) скрапбукинг буенча дәрескә чакыралар. Чарада катнашу өчен +7(922)792-53-27 телефон номеры аша язылырга кирәк.

Пластилинның махсус йомшак төреннән фигуралар ясау буенча мастер-класс пәнҗешәмбе көнен йомгаклау чарасы булачак. Яшүсмерләрне сыннар ясарга дип Габишев урамы, 14а адресы буенча «Модуль» клубына чакыралар. Остаханә үз эшен 17:00 сәгатьтә башлап җибәрә. Чарада катнашу өчен +7(927)410-47-04 телефон номерына шалтыратып теркәлергә кирәк.

Өлкәннәр көне уңаеннан 3 октябрьдә «Арена» клубында (Симонов урамы, 6) пенсия яшендәге шәһәр халкы өчен чара уздырыла. Өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән сәгать 12:30 да «Күңел моңлана» караоке-клубы үз эшен башлап җибәрә. Шулай ук кич белән йоннан киез ясау техникасы буенча мастер-класс оештырыла. Шәһәрлеләрне 17:00 сәгатьтә «Крылатый» яшүсмерләр клубында (Побежимов урамы, 17) көтәләр.

Бию буенча Dance Hall мастер-классы атнаның йомгаклау чарасы булачак. Яшь биючеләрне шимбә көнне, 4 октябрьдә Державин урамы, 3к3 адресы буенча урнашкан «Витамин» клубында көтеп калалар.

Чараларга рәхим итегез!

Барлык яңалыклар