Казанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт 98% ка башкарылган. Барлык биналар буенча актлар 1 ноябрьгә кадәр, ә мәдәни мирас объектлары буенча 1 декабрьгә кадәр тапшырылачак.
Бүгенгә Дәүләт кабул итү комиссиясенә 179 йортның 116 сы тапшырылган. Объектларны кабул итү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының ТКХ комитетында.
Быел 179 йортка капиталь ремонт ясалган. Аларның 70 ендә түбәләрне яңартканнар, тагын 52 сендә – лифтларны. Үзәкләштерелгән җылыту системалары – 46 торак бинада, су агызу системалары — 54, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары 54 һәм 21 күпфатирлы йортларда төзәтелгән. Электр белән тәэмин итүне 36 корылмада алмаштырганнар. Комплекслы рәвештә быел 12 объект яңартылган. Йортларның берсендә төтен чыгару юллары һәм җилләткеч каналлары төзәтелгән, тагын биш торак бинада һава торышын җайга салу төене урнаштырылган.
КФЙ капиталь ремонт программасына быел ике мәдәни мирас объекты кертелгән – Бауман урамындагы 30 нчы йорт һәм Большая Красная урамындагы 59 нчы йорт. Монда түбәләрне яңартканнар. Шәһәрдә шулай ук 87 бинаның фасадлары
төзекләндерелгән , аларның бер өлеше – БРИКС саммиты алдыннан.